Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгында В.В.Ермаков исемендәге «Түбән Кама» туган якны өйрәнү клубы вәкилләре булып киттеләр. Туган якны өйрәнүчеләр ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәген, үлән чималларын эшкәртү цехын, Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасын, урман хуҗалыгы музеен һ.б. карадылар.
«Без күргән нәрсәләр безнең сокландырды, җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен хезмәткәрләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, – дип сөйләде туган якны өйрәнү клубы әгъзасы Валентина Кузьминых. – Алган белемнәр безгә халык белән алга таба да эшләргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Урман хуҗалыгының мөһимлеге һәм урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча алып барылган эшләр турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, Чаллы-Лесхоз бистәсе туристлык маршрутын ачарга иде».