Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урманнарның санитар һәм урман патологик торышы белән танышты

2023 елның 28 июле, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Алексеевск, Әлки, Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарында булды. Максат урманнарның санитар һәм урман патологик торышы белән танышу иде

Илгизәр Зарипов җитәкче-урманчылар озатуында урман корткычлары булган урыннарны һәм парсыз ефәк күбәләгенең йомырка салу урыннарын карап чыкты.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май-июнь айларында Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә 53 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрелгән иде. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән гамәлгә ашырылган. 

Хәзерге вакытта белгечләр урманнарны тикшерәләр һәм киләсе елда урман корткычлары булган урыннарны юк итү чараларын үткәрү өчен документлар әзерлиләр. Шул ук вакытта көзге чорда парсыз ефәк күбәләгенең йомыркалары нефть продуктлары белән эшкәртеләчәк. Бу чара әлеге корткычның популяциясен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен. Парсыз ефәк күбәләге эребидлар гаиләсеннән булган күбәләк. Ата һәм ана күбәләкләр бик нык аерылалар, формасы белән дә, төсе белән дә, исеме дә шуннан килеп чыккан.

Идел буе федераль округында парсыз ефәк күбәләге шулай ук Башкортстан Республикасында, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән. Корткычларның барлыкка килүенә сәбәпче буларак, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы, шулай ук энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый.

Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса, шул ук елда алар яңадан яфрак шытып чыгара. Галимнәр мәгълүматлары буенча, урман утыртмаларның коруы һәм һәлак булуы куркынычы яфраклар өч ел рәттән ашалган очракта гына барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International