Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белгечләрен җәлеп итеп, Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең атмосфера һавасын һәм Куйбышев сусаклагычын (Идел елгасы) пычрату турындагы мөрәҗәгатьләре сәбәпле «Казаноргсинтез» АҖ карата тикшерү оештырылды.
Тикшерү кысаларында прокуратура предприятие эшчәнлегенә табигатьне саклау законнарын үтәүгә карата бәя бирәчәк.