ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районында булды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районында булды. Анда ул Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урман фонды территориясендә давыл нәтиҗәләрен бетерү барышын тикшерде. Объектларга барганда аны участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин озатып йөрде.

Нурсил Гыйбадуллин, хәзерге вакытта федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар буендагы ауган һәм авария хәлендәге агачлар җыештырыла, дип сөйләде. Әлеге эшләргә барлыгы 5 кеше җәлеп ителгән.

Шулай ук министр Матюшино кишәрлегенең 38 һәм 50 кварталларында «Юнитур» һәм «Волга» балаларны савыктыру лагерьлары янында урнашкан агачларның торышын бәяләде.

Давыл нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр 29 июльдә республикага ябырылган стихия нәтиҗәләрен тулысынча бетергәнче башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International