Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, министрга быел 3,8 профилактик чара, урманнарда 20,2 мең патрульлек, шулай ук урманнарны патрульләүне оештыру һәм нәтиҗәләрен контрольдә тоту буенча 27 күчмә тикшерү үткәрелүе турында сөйләделәр.
Докладларны тыңлап, Равил Кузюров хезмәткәрләргә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һәм урман хуҗалыгын цифрлаштыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Гражданнарның күпләп ял итү урыннары һәм балаларны савыктыру лагерьлары янындагы урманнарга карата авария хәлендәге агачлар булу-булмавын тикшерүегезне дә сорыйм, – диде министр. – Безнең бурыч – мондый фаҗигагә юл куймыйча, халык өчен куркынычсыз шартлар тудырыр өчен мөмкин булганның барысын да эшләү».