Урманның цифрлы дубликаты (ФГИС ЛК) буенча материаллар белән ведомствоның рәсми сайтында мәгълүмат системалары бүлегендә танышырга мөмкин.
Урман комплексының ФДМС системасына багышланган бүлектә урманнан файдаланучылар, төбәк урман ведомстволары система эшен җайга сала торган норматив хокукый актлар, шулай ук укыту-методик материаллар һәм техник таләпләр белән таныша алачак.
«Системаның Рослесхоз сайтында урнаштырылган "Белем базасы" даими рәвештә яңа материаллар һәм кулланучыларның еш бирелә торган сорауларына җаваплар белән тулыландырып торылачак. Инде хәзер үк бүлектә электрон рәвештә дәүләт урман реестрын алып бару турында мәгълүматлар һәм кулланучыларга система белән эшләүне аңларга ярдәм итәчәк уку-методик материаллар бар», – диде Рослесхозның мәгълүмат системаларын үстерү идарәсе һәм дәүләт урман реестры башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Микка.
Исегезгә төшерәбез, 24 июльдә Россия Президенты бөтен ил буенча урманның цифрлы дубликатын (ФГИС ЛК) тиз арада гамәлгә кертүне күздә тоткан законга кул куйды. Электрон дәүләт урман реестрына күчү этаплап булачак – сентябрьдә яңа формада реестрны 3 субъект алып барачак, октябрьдә аларга тагын – 10, ноябрьдә – 20, декабрьдә – 30, ә 2024 елның I кварталында калган барлык төбәкләр дә кушылачак.
Система урман комплексына бәйле барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итәргә һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә: агач әзерләү өчен урман бүлеп бирүдән башлап, урманнарның торышын мониторинглауга һәм аларны торгызуны контрольдә тотуга кадәр – оператив хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте