Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендә коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.

Утырыш барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International