Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Максаты «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу иде. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев һәм урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров озата йөрде.
Килгәч, Равил Кузюров базислы урман питомнигын һәм Кызыл Йолдыз урманчылыгында Арыш кишәрлегенең 54 нче кварталында быел булдырылган урман культураларын карады.
Министрга быел Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә 94 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 288 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 448 гектарда – урман культураларын агротехник карау, базислы урман питомнигында 0,7 гектарда чәчү эшләренең башкарылуы турында сөйләделәр.
Аннары Равил Кузюров Теләче кишәрлегенең 11 нче кварталында урманны карау буенча уздырыла торган агач кисү, Гороховое Поле авылы янында урнашкан чишмәне төзекләндерү барышы белән танышты, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең административ бинасын һәм җитештерү участогын карады.
Шулай ук эш сәфәре барышында министр учреждениеләр коллективы белән дә очрашты. Аның кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар.