Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 2 августыннан 10 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының аерым районнарында урманнарда янгын куркынычының IV классы сакланачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.07.2023 ел, № 907 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 31 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп узганча, һәр очкын зур куркыныч тудырырга мөмкин! Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегез турында сорыйбыз, һәм урман янгынына тап булганда яки урман биләмәләре янында янгыннар килеп чыккан очракта урман сагының бушлай бердәм телефон номеры буенча шалтыратыгыз: 8 (800) 100-94-00 яки «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез: 8 (843) 221-37-95.