Урман тармагы белгечләре «Биосфера» лагерь-мәктәбе сменасында катнашучыларга урманнарны янгыннан саклау турында сөйләделәр

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һәм «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ инженеры Солтан Шәймуллин «Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбенең XXIX сменасында катнашучылар алдында лекция белән чыгыш ясадылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында белгечләр тәрбияләнүчеләргә Татарстанның урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Лекциядән соң урман янгыннарын сүндерү буенча мастер-класс оештырылды. Балалар ранецлы янгын сүндергечне, янгын мотопомпаларын һ.б. куллану барышын күрә алдылар.

«Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбенең XXIX  сменасы Казан шәһәренең «Дуслык» балалар белем-савыктыру үзәге базасында уза. Профильле сменада экология буенча олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әйләнә-тирә мохитне саклау буенча өстәмә белемнәр ала. Биредә республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Зеленодольск, Биектау, Мамадыш, Азнакай һәм Зәй районнарыннан 6-10 сыйныф укучылары җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International