«Россиянең ел агачы – 2023» конкурсына йомгак ясалган

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

«Россиянең ел агачы – 2023» конкурсына йомгак ясалган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурсларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Конкурста 21577 тавыш җыеп, Чуваш Республикасыннан «Чуаш имәннәренең иң өлкән агачы» җиңүче булган. Агач экспертизалары үзәге мәгълүматлары буенча, «Чуаш имәннәренең иң өлкән агачы»на 372 яшь, биеклеге – 20 метрдан артык, диаметры – 2 метр диярлек. Имән Чуашия Табигать министрлыгының «Сынау урманчылыгы»  КУ Ильинск кишәрлеге территориясендә урнашкан.

Икенче урынны Белгород өлкәсеннән «Панский имән» (14004 тавыш), өченче урынны Санкт-Петербург шәһәреннән «Елагиноостровский хранитель» имәне (8838 тавыш) алган.

Быел конкурста Россиянең карт агачларының илкүләм реестрына кертелгән һәм «Тере табигать һәйкәле» статусына ия булган 69 уникаль тарихи табигый раритет катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ел агачы» – илнең төп агачын сайлау буенча ел саен үткәрелә торган конкурс, ул 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда илнең төрле төбәкләрендә үскән һәм Ватаныбызның табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булган искиткеч агачлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International