ТР Мамадыш муниципаль районында урманнарның санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Бүгенге көндә Мамадыш урманчылыгы урман фонды территориясендә 67,5 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үтәлде, – дип сөйләде «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Илфат Закиров. – Хәзерге вакытта эшләр Келәүш кишәрлеге урманчылыгының 12 нче кварталында алып барыла, 4 кеше эшли».
Аның сүзләренә караганда, быел Мамадыш урманчылыгы территориясендә 87,6 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак, шул исәптән 70 гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.