Нурлат муниципаль районында урманнарны корткычлардан саклау мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районында урманнарны парсыз ефәк күбәләгеннән саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Дамир Ишкинеев, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыклар җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Самара өлкәсенең Урман хуҗалыгы, әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану министрлыгы,  Ульяновск өлкәсенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар базислы урман питомнигында, Мамык кишәрлеге урманчылыгының 69, 72 кварталларында, Нурлат урманчылыгының Чияле Алан кишәрлеге урманчылыгының 90 һәм 99 кварталларында булдылар. Белгечләр парсыз ефәк күбәләгенең яңа урыннарын карап чыктылар һәм быел урман корткычлары булган урыннарны бетерү буенча үткәрелгән чараларның нәтиҗәләрен бәяләделәр.

Парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртеп күрсәтү чарада катнашучыларда аерым кызыксыну уятты. Исегезгә төшерәбез, бу ысул йомырка салынган урыннарны нефть продуктлары (эшкәртелгән машина мае, керосин) салу юлы белән юк итүне күздә тота. Көзге чорда Татарстан Республикасында волонтерларны җәлеп итеп, парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртүгә бәйле күләмле эшләр башкарылачак.

Пленар утырыш Каравыл Тавы авылындагы мәдәният йорты базасында узды.

Җыелышта докладлар белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарны саклау һәм яклауны контроль һәм анализлау бүлеге башлыгы Валерий Захаров, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш-Европа УСС әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Наиз Гарипов һәм Министрлыкның урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады.

Үз чыгышында Илгизәр Зарипов быел Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә 53 мең га мәйданда урман корткычлары урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрелүе турында искәртте. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән гамәлгә ашырылган.

«Быел парсыз ефәк күбәләгенең яңа урыннары ачыкланды. Урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан участокларны реестрга кертү һәм урман утыртмаларын җентекләп тикшерү өчен Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә гаризалар җибәрелде, – диде ул. – Киләсе елда урман корткычлары урыннарын бетерү чараларын билгеләү өчен документлар әзерләгәндә авиация ысулы белән эшкәртүне максималь рәвештә проектлау турында сорыйм».

Валерий Захаров утырышта катнашучыларны – Идел буе федераль округында парсыз ефәк күбәләге булган урыннарның артуына беренчел фараз белән, Венера Ефременкова Татарстан Республикасында урман корткычлары санын көзге исәпкә алу планнары белән таныштырды.

Наиз Гарипов – урманнарны корткычлардан саклау мәсьәләләренә, Тимур Галиев быел урман культураларын техник кабул итү нәтиҗәләренә тукталды.

Семинар-киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Киләсе елда урман корткычлары урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрү өчен документлар әзерләү эшен көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Документларны төзү белән беррәттән, көзге чорда парсыз ефәк күбәләге йомырка салган урыннарны да нефть продуктлары белән эшкәртү кирәк. Бу чара әлеге корткычның популяциясен киметергә мөмкинлек бирәчәк».

Мондый зона семинар-киңәшмәләре 5 августта Кайбыч урманчылыгы территориясендә һәм 9 августта Минзәлә урманчылыгы территориясендә узачак.

Белешмә өчен. Парсыз ефәк күбәләге эребидлар гаиләсеннән булган күбәләк. Ата һәм ана күбәләкләр бик нык аерылалар, формасы белән дә, төсе белән дә, исеме дә шуннан килеп чыккан.

Идел буе федераль округында парсыз ефәк күбәләге шулай ук Башкортстан Республикасында, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән. Корткычларның барлыкка килүенә сәбәпче буларак, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы, шулай ук энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый.

Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса, шул ук елда алар яңадан яфрак шытып чыгара. Галимнәр мәгълүматлары буенча, урман утыртмаларның коруы һәм һәлак булуы куркынычы яфраклар өч ел рәттән ашалган очракта гына барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International