Натуралист блогерлар «ТопБЛОГ» федераль проектында катнаша ала

2023 елның 4 августы, җомга

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы «ТопБЛОГ» проектында катнашучыларга блогер булырга яки ВКонтакте, Одноклассники, Telegram, Yappy, RUTUBE, YouTube һәм Дзен кебек мәйданчыкларда булган блогны үстерергә ярдәм итәчәк. Интенсив үтү, контентның сыйфатын яхшырту, шулай ук язылучылар санын арттыру мөмкинлегенә 5 сентябрьгә кадәр  теркәлгән 14 яшькәчә барлык теләге булганнар ия була ала.

Проектта 14 яшьтән өлкәнрәк социаль челтәр кулланучылары катнаша ала. Аның авторлары 15 партнердан 25 номинация тәкъдим итә. Тематика төрле – туризм, педагогика, юриспруденция, мәгариф, музыка һәм башкалар.

Номинацияләрнең берсе – табигать турында видео төшерүче, үз блогында биологик төрлелек, су объектлары, геология, метеорология һәм экотуризм турында сөйләүче, сәяхәт турында контент ясаучы, табигатьнең байлыгын һәм матурлыгын яктыртучы, блогында үзенең тикшеренү эшләре турында сөйләүче, галимнәрдән интервью алучы яки табигать һәм экология темасына подкастлар яздыручы, Россиядә аңлы куллану һәм экотуризмны популярлаштыручы кешеләр өчен.

Катнашучыларны җиде спринт һәм биремнәрне үтәү өчен 14 атна көтә. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр партнерлардан эксклюзив бүләкләр алачак. Мәсәлән, табигать сөючеләр өчен уникаль блог-турга чакыру, сирәк очрый торган хайваннарны реинтродукцияләү үзәкләрендә булу һәм махсус саклана торган табигый территорияләргә, метеорология станцияләренә бару өчен эксклюзив мөмкинлек әзерләнгән.

Номинацияләрнең партнерлары: «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, һөнәри белемне үстерү институты, VK Records, ВКонтакте социаль челтәре һәм VK клиплары, «Диалог» интернет-коммуникацияләр өлкәсендә компетенцияләр үзәге, Бөтенроссия инженерлык конкурсы, РУДН Халыкара яшьләр үзәге, «Фәнни-мәгариф сәясәте» эксперт-аналитика үзәге, Халык фронты, «Больше, чем путешествие» АКО һәм «Россия юристлары ассоциациясе» ҖЧҖ.

 

Россия Табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International