2019 елдан Татарстанда агачларны кисү, янган урыннарны, карьерларны һәм башка урман үзгәрешләрен мониторинглауның интеллектуаль сервисы эшли. Төбәкнең урман хуҗалыгы министрлыгы проекты«ИнноГеоТех» компаниясе белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла (компаниягә Иннополис Университеты «РВК» АҖ белән берлектә 2017 елда нигез салынган).
Эшләнмәнең үзенчәлеге шунда ки, төбәкнең урман комплексын мониторинглау процессы тулысынча автоматлаштырылган: урта пространство чишелеше спутник фотосурәтләре мәгълүматлары нигезендә махсус өйрәтелгән нейрон челтәрләре урман үзгәрешләрен теркәп, аларны 5 класска бүлеп бирәләр: киселгән, янган урыннар (янгын эзләре), карьерлар, җил агачларны аударган урыннар, һәлак булган һәм зыян күргән агачлар.
Урман үзгәрешләре фактлары турында мәгълүмат һәр 14 көн саен яңартыла, ә ачыкланган урман үзгәрешләренең минималь мәйданы 0,1 гектар тәшкил итә. Шул ук вакытта космос фотосурәтләрен эшкәртү тизлеге минутына 4 мең гектар тәшкил итә. Мониторинг астында 1,2 млн гектардан артык урман фонды җирләре тора.
Алынган мәгълүматларны профильле урман ведомствосы контроль-күзәтчелек эшчәнлеге алып бару өчен куллана. Сервисны кертү нәтиҗәсендә транспорт һәм өстәмә техника ярдәмендә урманчылык территориясен җирдән контрольдә тотуга вакытлыча хезмәт чыгымнары кими.
Нәтиҗәдә, республика территориясендә урман үзгәрешләрен мониторинглауны гамәлгә кертү һәм аның гамәлдә булуы чорында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 7 976 урман үзгәрүе турында расланган мәгълүматлар алды.
Элегрәк «ИнноГеоТех» компаниясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы заказы буенча төбәкнең урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын (БД) булдыру проектын тәмамлаган иде. Татарстан Россия Федерациясенең урман ресурсларының шундый җентекле цифрлы картасын төзегән беренче төбәге булды.