Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара

2023 елның 4 августы, җомга

«Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

«Безнең питомник Чирмешән урманчылыгының Казан участогындагы 45 нче кварталда урнашкан, аның мәйданы 7,2 га тәшкил итә. Быел чәчү планы 100% дәрәҗәсендә үтәлде, 0,6 гектар мәйданда нарат, чыршы һәм корычагач орлыклары чәчелде, – дип сөйләде ТР «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков. – Без үсентеләрне агач калканнар белән капладык һәм хәзер чүп үләннәре белән көрәшәбез».

«Шулай ук ике, өч еллык чәчүлекләргә карау үткәрелә», – дип өстәде Николай Кваков.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча 2023 елда урман питомникларында орлык чәчү 22 гектар мәйданда башкарылган.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International