Бүген Кайбыч урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларын парсыз ефәк күбәләгеннән саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыклар җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар базислы урман питомнигын һәм Балтай кишәрлеге урманчылыгының 31, 32 һәм 45 нче кварталларында, шулай ук Бәрлебаш кишәрлеге урманчылыгының 78 нче кварталында барлыкка килгән парсыз ефәк күбәләге урыннарын карадылар.
Пленар утырыш Федоровка авылында «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ административ бинасы базасында узды.
Чарада докладлар белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова һәм Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов парсыз ефәк күбәләгенең биологик үзенчәлекләре, әлеге урман корткычы белән көрәшү буенча гамәлгә ашырылган чаралар һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. «Май-июнь айларында Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендә 53 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге утыннарын бетерү буенча чаралар үткәрелде, – дип искәртте ул. – Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән башкарылды».
Аның сүзләренчә, быел парсыз ефәк күбәләгенең яңа урыннары ачыкланган. «Киләсе елда урман корткычларын бетерү чараларын билгеләү өчен документлар әзерләгәндә, авиация ысулы белән эшкәртүне максималь дәрәҗәдә проектлауны сорыйм, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Халыкның ял итү зоналары, сәламәтләндерү оешмалары һәм сулыкларның су саклау зоналары өстендә авиация ярдәмендә эшкәртү тыела. Шулай ук мондый эшкәртү вакытында торак пунктлардан, халыкны эчәр су белән тәэмин итү чыганакларыннан, авыл хуҗалыгы эшләрен башкару урыннарыннан, тыюлыклар, парклар, заказниклар, кош фермалары, балык хуҗалыгы сулыклары территориясеннән 2 километрдан да ким булмаган аралык һәм баллы умарталарның даими урнашу урыннарыннан 5 километрдан да ким булмаган аралык калдырылырга тиеш.
Венера Ефременкова утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләге санын көзге исәпкә алу планнары белән таныштырды, Тимур Галиев быел питомникларда урман культураларын һәм чәчүлекләрне техник кабул итү нәтиҗәләре турында җиткерде.
Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә 2024 елда урман корткычлары урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрү өчен нигезләмәләр әзерләү һәм парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Кыска вакыт эчендә урман утыртмаларына тикшерү үткәрергә һәм формалаштырылган документларны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына тапшыру өчен Министрлыкка җибәрергә кирәк булачак. – диде ул. – Парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын көзге чорда волонтерларны җәлеп итеп нефть белән эшкәртергә кирәк».
Шуны искәртик: мондый зона семинар-киңәшмәсе 9 августта Минзәлә урманчылыгы территориясендә узачак.