«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2023» Бөтенроссия читтән торып смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2023» Бөтенроссия читтән торып смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары арасында 3 номинация буенча үткәрелә:

– «Мәктәп урманчылыгының гамәли эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгының агарту эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру».

Конкурста катнашу өчен 2023 елның 2 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында материалларны электрон адреска җибәрергә кирәк: forest_school@mail.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат:  https://rosleshoz.gov.ru/activity/education/school_forestry/best_school_forestry/documents.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International