Бүген Минзәлә муниципаль районында урманнарны парсыз ефәк күбәләгеннән саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыклар җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар базислы урман питомнигында, Минзәлә кишәрлеге урманчылыгының 183, 123 һәм 130 кварталларындагы участокларда булдылар. Белгечләр быел урман корткычлары урынын бетерү буенча үткәрелгән чараларның нәтиҗәләрен бәяләделәр һәм парсыз ефәк күбәләгенең йомырка салу процессы белән таныштылар.
Пленар утырыш Минзәлә шәһәре администрациясе бинасында узды. Анда министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова һәм Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады.
Үз чыгышында Илгизәр Зарипов быел Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә 53 мең га мәйданда урман корткычлары урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрелүе турында искәртте. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән гамәлгә ашырылган.
«Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгеннән көзен урман утыртмаларын җентекләп тикшерүне оештыруны һәм мәгълүматларны ведомство карамагындагы учреждениеләргә оператив тапшыруны сорыйм, – диде ул. – Урманчылыклар җитәкчеләренә кыска вакыт эчендә парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрү өчен документлар әзерләргә һәм көзге тикшерүләрне исәпкә алып, аңа төзәтмәләр кертергә кирәк».
Венера Ефременкова утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләге санын көзге исәпкә алу планнары белән таныштырды, Тимур Галиев быел питомникларда урман культураларын һәм чәчүлекләрне техник кабул итү нәтиҗәләре турында җиткерде.
Семинар-киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Документлар төзү белән беррәттән, көзге чорда волонтерларны җәлеп итеп, парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү дә кирәк. Бу чара әлеге корткычның популяциясен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады ул.