ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман муниципаль районында булды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды.

Килгәч, ул урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Сарман авылы администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район башкарма комитеты белгечләре, Министрлыкның ведомство карамагындагы учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман фонды җирләрен патрульләү һ.б. чаралар комплексын үткәрү мәсьәләләре каралды.

Аннары Равил Кузюров Ләшәү Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Анда ул «Экомәрхәмәт» хәрәкәте эшчәнлеге белән танышты. Укучылар министрга үткәрелә торган акцияләр, гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар, шулай ук 2023-2024 уку елына планнар турында сөйләделәр.

Эш сәфәре азагында министр район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында Янырыс авылы янында булдырылган саклагыч урманнарның сыйфатын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International