«Ватан патриотлары» АКО «Россия чишмәләре» конкурсын үткәрә

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

«Ватан патриотлары» АКО «Россия чишмәләре» конкурсын үткәрә. Конкурста катнашу өчен 10 кешегә кадәр команда тупларга, чишмәләрне төзекләндерү проектын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.

«Чишмәләр – уникаль табигый ресурслар, бөтен дөнья төче су запасының иң кыйммәтле өлеше. Алар безне эчәр су белән тәэмин итеп кенә калмый, ә күп кенә үсемлек һәм хайван төрләре өчен дә бик мөһим, – ди конкурсны оештыручылар. – Чишмәләрне саклау безнең барыбыз өчен дә мөһим бурыч булып тора».

«Россия чишмәләре» конкурсында катнашу өчен 2023 елның 1 сентябренә кадәр гариза бирергә мөмкин: https://vk.cc/coTMN4.

Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматларны монда белергә мөмкин: https://vk.cc/coTMA1.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International