Министр урынбасары Рәис Гомәров «XXI гасыр урман кисүчесе» Россия чемпионаты кысаларында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар эшендә катнашты

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген «XXI гасыр урман кисүчесе» VIII Россия чемпионаты кысаларында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар оештырылды. Видеоконференция режимында узган әлеге семинар эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

Семинарның модераторы булып «СевНИИЛХ» ФБУның Вологда төбәк лабораториясе мөдире Сергей Корчагов чыгыш ясады.

Семинар барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы эшләрен үткәрү, биологик төрлелекне саклау һ.б. мәсьәләләр каралды.

Бүген Архангельск өлкәсенең Устьян районында «XXI гасыр урман кисүчесе» VIII Россия чемпионаты старт алды. Ярышларда урман тармагының 140 профессионалы: харвестер, форвардер, гидроманипулятор, экскаватор һәм бульдозер операторлары катнашты.

Чемпионат кысаларында эшлекле программа планлаштырылган, ул түгәрәк өстәлләр сериясен үз эченә ала, анда урман тармагы өчен кадрлар җәлеп итү һәм әзерләү, агач йорт төзелеше һәм урман хуҗалыгында технологик инновацияләр турында фикер алышачаклар. Архангельск өлкәсе губернаторы каршындагы Урман советының күчмә утырышы төп чара булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International