Урман тармагы белгечләре гражданнарга гражданнарның һәм транспорт чаралары белән урманнарга килүне чикләү үзенчәлекләре турында аңлата

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Урман тармагы белгечләре халык арасында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләү режимының үзенчәлекләре турында аңлату эшләре алып бара. «Без мәгълүмати листовкалар таратабыз, гражданнарга режимның гамәлдә булуы турында хәбәр итәбез һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртәбез, – дип сөйләде «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев. – Моннан тыш, тәүлек буе кизү тору оештырылды һәм урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатларында урман биләмәләрен тикшереп тору эше куәтләндерелде».

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  31.07.2023 ел, № 907 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 31 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урман хуҗалыгы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Татарстан Республикасы урманнарында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International