ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елның 7 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Мәсәлән, әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешсез 163 контрольлек (күзәтчелек) чарасы һәм 3,9 мең профилактик чара, шул исәптән 2,9 мең мәгълүмат җиткерү, 854 консультация үткәрелгән.
Шул ук вакытта урман фонды җирләрендә 20,9 меңнән артык патрульлек гамәлгә ашырылган.
«Административ производствога килгәндә, ел башыннан гражданнарга карата административ хокук бозулар турында 193 беркетмә төзелде, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу киң таралган хокук бозулар булып кала».