Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында шәһәр урманчылыкларын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Утырыш эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Антон Трифонов, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары, табигатьне саклау прокуратуралары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урманнардан файдалану һәм урман корылышы буенча дәүләт урман реестры бүлеге башлыгы Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмәне ачып, Екатерина Карутина искәрткәнчә, март аенда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка шәһәр урманчылыкларын булдыру эшләрен оештыруны тәэмин итү һәм аларның чикләре турында мәгълүматны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү йөкләмәсе бирелгән.
«Дәүләт урман реестры мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 гыйнварына округ торак пунктлары территориясендә 235,7 мең гектар урман урнашкан, – дип хәбәр итте ул. – Шәһәр урманчылыкларын булдыру яки бетерү турында карарлар кабул итү вәкаләтләренә җирле үзидарә органнары ия. Шул ук вакытта кайбер муниципаль берәмлекләрдә әлеге юнәлеш буенча эш оештырылмаган, мондый урманчылыкларны булдыру эшләренең план-графиклары расланмаган».
Антон Трифонов Идел буе федераль округында шәһәр урманчылыкларын булдыру проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында анда катнашучылар шәһәр урманчылыкларын булдыру, шәһәр урманнары белән идарә итү органнарын формалаштыру, урман хуҗалыгы регламентларын эшләү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.