17 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының югары классы фаразлана

2023 елның 11 августы, җомга

Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 11 августыннан 16 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә янгын куркынычының IV классы фаразлана.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.07.2023 ел, № 907 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарга баруына һәм аларга транспорт чаралары белән керүенә карата 31 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Статистика мәгълүматларына караганда,  урманда янгын чыккан 10 очракның 9ында кеше гаепле. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегез турында сорыйбыз, һәм урман янгынына тап булганда яки урман биләмәләре янында янгыннар килеп чыккан очракта урман сагының бушлай бердәм телефон номеры буенча шалтыратыгыз: 8 (800) 100-94-00 яки  «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез: 8 (843) 221-37-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International