Татарстанда табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча Бәтке елгасына агынты суларны агызу туктатылган

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданның мөрәҗәгате буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлеген тикшергән.

Башкарма хакимиятнең төбәк органы тарафыннан Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авылында һәм Бәтке елгасында чистартылмаган агынты суларны җирлек рельефына агызу факты буенча җирлектә яшәүче кешенең гаризасын карау барышында агынты сулар агызуны туктату буенча чаралар үткәрелмәгән, дәгъва характерындагы чаралар күрелмәгән.

Закон бозуларны бетерү максатыннан, Казан районара табигать саклау прокуроры тарафыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына күрсәтмә кертелгән.

Прокурор йогынтысы актын карау нәтиҗәләре буенча вәкаләтле орган гражданинның мөрәҗәгате дәлилләрен кабат караган. Пычранган агынтыларны агыза торган торба сүтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International