Аксубай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр алып бара

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман культураларын агротехник карау буенча эшләр алып бара.

«Агротехник карау – урманнарны торгызу буенча эшләр комплексының мөһим өлеше. Урман культураларының үсеше шуларга бәйле, – ди урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Бүгенге көндә мондый эшләр 117 гектар мәйданда башкарылган, бу планның 49% тәшкил итә».

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International