Көзге чорда Татарстанда 1,7 мең гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Сентябрь башында Татарстан Республикасында 2023 елның көзге урман культуралары сезоны ачылачак. Аның кысаларында 591 гектар мәйданда – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдыру, киләсе елда 1,4 мең гектарда – урман культуралары булдыру өчен участоклар әзерләү, 1,7 мең гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм 13 мең килограммнан да ким булмаган төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү планлаштырыла. Әлеге чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Хәзерге вакытта республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисү эшләрен башкару дәвам итә.

Белешмә өчен. Элегрәк 2023 елда Татарстан Республикасында 1747 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре үткәрелде. Шуларның 1413,5 гектарында – урман культуралары утырту, 105,6 гектарында – урманнарны үрчетү, 4 гектарында – урманнарны катнаш ысул белән торгызу, 224 гектарында – урманнарны табигый ысул белән торгызу. Шулай ук 1117 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре дә утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International