Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Утырыш барышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә урман янгыннары торышы каралды.
Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, ел башыннан округ территориясендә 730 урман янгыны булган, ут телеп узган мәйдан 5,5 мең гектар тәшкил итә. «Фаразланган мәгълүматлар буенча, якын көннәрдә урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары сакланачак, янгын чыгу ихтималы зур, – дип ассызыклады ул. – Янгын куркынычына бәйле вәзгыятьне күзәтүне көчәйтергә һәм янгыннар һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының тулы әзерлеген тәэмин итәргә кирәк».
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, хисап бирү һ.б. мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.