ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә булды, анда алдагы чор бурычлары каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык белгечләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм  урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

«Август аенда Нурлат, Кайбыч һәм Минзәлә урманчылыклары территориясендә урманнарны корткычлардан саклау мәсьәләләре буенча 3 зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде, – дип искәртте ул. – Алар нәтиҗәсендә киләсе елда урман корткычлары булган урыннарны бетерү буенча чаралар үткәрү өчен документлар әзерләү, Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә парсыз ефәк күбәләгенең көзге исәбен исәпкә алуда һәм әлеге корткычның йомыркаларын нефть белән эшкәртүдә ярдәм итү турында йөкләмәләр исемлеге билгеләнде».

Аннары министрның беренче урынбасары урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.

«Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды белән чиктәш җирләрдә 1026 термик нокта һәм 849 янгын теркәлгән, – диде Илгизәр Зарипов. – Урманнарда янгын куркынычлыгының югары классы саклана. Шуңа бәйле рәвештә янгын куркынычы булган хәлгә системалы мониторингны һәм халык арасында агитация-аңлату эшен дәвам итәргә кирәк».

Аның сүзләренчә, иң күп янып китү очраклары Түбән Кама (149 очрак), Әлмәт (47) һәм Тукай (41) муниципаль районнарында теркәлгән.

Ахырда докладчы Лубян урман-техник көллиятенә кабул итү кампаниясе барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын нефть белән эшкәртүгә килгәндә, аларны 2023 елның 1 ноябренә кадәр волонтерларны җәлеп итеп үткәрергә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Урман корткычларыннан эшкәртү тыелган, ягъни торак пунктлардан, хуҗалык-эчә торган су һәм мәдәни-көнкүреш суыннан файдалану чыганакларыннан, халыкның ял итү урыннарыннан 300 метрлы зонадагы участокларны сайлап алырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International