Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре алып барыла. «Ликвидлы булмаган агачларны җыю урман экосистемаларының торышын яхшыртуга, урман корткычларының барлыкка килүен кисәтүгә һәм урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән, – ди ТР «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Ранил Мөхәммәдиев. – Хәзерге вакытта эшләр Зәй урманчылыгының Ямаш кишәрлегендәге урман фонды территориясендә алып барыла, 5 кеше хезмәт куя».
Аның сүзләренә караганда, быел барлыгы 57 га мәйданда ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.