Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Чабаксар урманчылыгының Аксубай участогы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар быел урманнарны торгызу, урман культураларын тулыландыру, янгынга каршы юлларны реконструкцияләү, шулай ук башкарылган санитар-сәламәтләндерү чараларының сыйфатын бәяләделәр.

Питомник хуҗалыгына аерым игътибар бирелде. Урманчылар базислы урман питомнигын карадылар һәм 2022 һәм 2023 елларда чәчүлекләрнең торышын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International