ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча фикер алышу булачак

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

2023 елның 18 августында 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының агымдагы елның беренче яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, видеоконференция режимында үткәреләчәк.

Хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында фикер алышуда катнашу өчен Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенә  gkn.mlh@tatar.ruэлектрон почта адресына хат җибәреп яисә  8 (843) 221-37-29. телефонына шалтыратып, мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Игътибар итегез, норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны кире элемтәнең түбәндәге каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:

– электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;

– тел.: 8 (843) 221-37-29;

– Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән, түбәндәге адрес буенча: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International