ТР «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында базислы урман питомнигында чәчүлекләрне карау буенча эшләр алып бара.
«Чаралар комплексына туфракны йомшарту, чүп үләннәрен юк итү, тукландыру, су сиптерү, авырулар һәм корткычларга каршы көрәшү керә, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов. – Шулай итеп, без чәчүлекләрнең үсеше өчен оптималь шартлар тудырабыз».
«Быел питомникта 0,6 гектар мәйданда чәчелде. Нарат, имән, каен һәм корычагач орлыклары чәчелде. Каеннан кала, үсентеләр яхшы, – дип өстәде ул. – Ике, өч еллык чәчүлекләрне карап тотуга да аерым игътибар бирелә».
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.