«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендәге 70 нче квартал территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
Җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев сөйләвенчә, чүплек урман фондын патрульләү барышында табылган.
«Ел башыннан бирле Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән барлыгы 140 куб метр чүп-чар җыеп чыгарылды, – дип өстәде ул. – Гражданнарның урманга җаваплырак каравын теләр идек. Табигатьне саклау – һәркемнең бурычы.