Урман комплексының ФДМС системасында ярдәм итү хезмәтенең «кайнар линиясе» эшли башлады. Бу хакта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урман комплексының ФДМС системасының техник ярдәм хезмәтенә 3 ысул белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 800 302 13 46 телефоны буенча, электрон почта аша: fgislk@rosleshoz.gov.ru һәм хәбәрләр белән тиз арада алмашу системасы каналы бар: https://t.me/FGIS_LK.
«Урманнардан файдаланучылар урман комплексының ФДМС системасы белән эшләү буенча онлайн режимда консультация ала ала. Техник ярдәмнән тыш, Рослесхоз сайтында без системага багышланган аерым бүлек тә булдырдык. Анда барлык актуаль мәгълүмат, норматив-хокукый актлар, методик материаллар, техник таләпләр һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар тупланган», – диде Рослесхоз башлыгы урынбасары Вячеслав Спиренков.
Урманның цифрлы дубликаты (ФГИС ЛК) буенча материаллар белән ведомствоның рәсми сайтында мәгълүмат системалары бүлегендә танышырга мөмкин.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте