ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елның 1 яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 18 августы, җомга

Бүген Министрлыкта 2023 елның беренче яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу булды. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, видеоконференция режимында үткәрелде.

Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклар җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар һ.б. катнашты.

Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы карарына ярашлы рәвештә, быел юридик затларга карата планлы тикшерүләр үткәрелмәгән.

«Хокук бозуларны профилактикалауга басым ясалды. Барлыгы 3,2 меңнән артык профилактик чара, шул исәптән 711 консультация үткәрелде, 15 кисәтү белдерелде», – диде Айрат Әхмәров.

Аның сүзләренчә, шулай ук контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 132 контрольлек (күзәтчелек) чарасы да үткәрелгән. Нәтиҗәләр буенча урман законнары таләпләрен бозуның 43 очрагы ачыкланган. Иң киң таралган хокук бозулар урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга кагыла.

«Әлеге бозулар арасында – урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәмәү, урман бүлемтекләрен чистарту буенча эшләр башкармау, урманнарны җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрату», – дип нәтиҗә ясады Айрат Әхмәров.

Утырыш ахырында Министрлыкның хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International