Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Ул Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үрчетү буенча комплекслы эшләр башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү барышы, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керем күләменең план күрсәткечләре һ.б. турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, түләүле хезмәт күрсәтүдән керем алу буенча лидерлар арасында Түбән Кама, Саба, Кайбыч, Әгерҗе һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары белгечләре бар. Бу юнәлеш буенча эшне республиканың Буа, Биләр, Лаеш һәм Идел буе урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә көчәйтергә кирәк.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үрчетү буенча башкарылган чаралар турындагы актларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына вакытында тапшырырга кушты. «Шулай ук барысыннан да салым бурычын булдырмау буенча чаралар күрүләрен сорыйм», – диде ул.