Татарстан Республикасында урманнарны торгызу һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү буенча 2023 елда үткәрелгән эшләрнең сыйфатын тикшерү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, мондый тикшерүләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
Әйтик, июль-август айларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Арча, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Түбән Кама һәм Лаеш муниципаль районнарында булдылар.
«Тулаем алганда, барлык урман культуралары оптималь агротехник срокларда урманнарны торгызу кагыйдәләренә туры китереп булдырылды, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Көзге чорда шулай ук стандарт утырту материалының сыйфатын бәяләү максатыннан базислы урман питомникларын тикшерү үткәреләчәк».
Аның сүзләренчә, агымдагы елның 21 августына Татарстан Республикасында 1747 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үстерү эшләре үткәрелгән. Шуларның 1413,5 гектарында – урман культуралары утырту, 105,6 гектарында – урманнарны үрчетү, 4 гектарында – урманнарны катнаш ысул белән торгызу, 224 гектарында урманнарны табигый ысул белән торгызу эшләре башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.1 Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.