5 ел эчендә «Экология» илкүләм проекты буенча 110 берәмлек урман культурасы һәм урман янгын сүндерү техникасы сатып алынган

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

2019 елдан 2023 елга кадәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 110 берәмлек техника һәм 909 берәмлек җиһаз белән тулыландырылган. Бу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев сөйләвенчә, нибары 5 ел эчендә учреждениеләрне җиһазландыруга федераль бюджеттан 265,8 млн.сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Сатып алынган техника исемлегенә янгын сүндерү автоцистерналары, бульдозерлар, универсаль урман янгын сүндерү комплекслары, тракторлар, квадроцикллар, җиһазлар – тагылмалы янгын сүндерү модульләре, һава өрдерү, агач утырту агрегатлары, урман сукалары, урман культиваторлары һ.б. керә.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру урманнарны торгызу эшләренең сыйфатын яхшыртырга һәм урманнарны янгыннан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде, – дип өстәде Нияз Имамиев. – Техника паркын яңартуга ихтыяҗ зур булып кала, шуңа күрә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк».

Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International