«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән берлектә, Зеленодольск, Арча, Шәһәр яны һәм Ары урманчылыклары территориясендә урнашкан урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлеген билгеләделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Европа чыршысының хуҗалык өчен мөмкин булган орлыгын җыеп алу күләме 5 кг тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәсел үзенчәлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү максатларында 91 га мәйданда урман орлыгы плантацияләре бар, шулай ук 1251 га мәйданда даими урман орлыклары участоклары урнашкан. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.