Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендә «Мирас» РМК базасында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Азнакай, Зәй, Алабуга, Минзәлә һәм Түбән Кама урманчылыклары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, кишәрлекләр урманчылары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар катнашты.
Төп доклад белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул катнашучыларга дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, профилактика һәм контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү кагыйдәләре, урманнарны патрульләү актларын рәсмиләштерү һәм кисәтүләр белдерү үзенчәлекләре турында искәртте.
Шулай ук Айрат Әхмәров «ТОР КНД» ДМС һәм «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДМС системаларындагы эш үзенчәлекләренә, урман үсентеләрен сату-алу килешүләрен, урман кишәрлекләрен арендалау килешүләрен үтәү өлешендә гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләренә тукталды.