Рослесхозда урман комплексының ФДМС системасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Иван Советников быел системаның Россиянең 63 төбәгендә кертеләчәген искәртте. 1 сентябрьдән системада 3 субъект эшли башлаячак – Архангельск, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләре. Октябрьдә аларга тагын 10 төбәк кушылачак, ноябрьдә – 20, декабрьдә – тагын 30.

«Система илнең бөтен территориясендә киләсе елда эшли башлаячак, – диде ул. –  Хәзер төп бурыч – системаны сынап карау, хаталарны табу һәм төзәтү».

Система эшенең үзенчәлекләре турында Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков һәм «Рослесинфорг» ФДБУ директоры Павел Чащин җентекләбрәк хәбәр иттеләр.

Искәртеп узабыз, урман комплексының ФДМС системасы электрон рәвештә дәүләт урман реестрын алып бару, дәүләт структураларын һәм җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затларны урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан торгызу, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү, шулай ук агачның эзләнүчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү максатларында эшләнгән. Гомумән алганда, система урман комплексына бәйле барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итәргә һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә: агач әзерләү өчен урман бүлеп бирүдән башлап, урманнарның торышын мониторинглауга һәм аларны торгызуны контрольдә тотуга кадәр – оператив хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International