Министр Н.Г.Мәһдиев җитәкчелегендәге Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе Финляндиядә булып кайтты

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Табигый байлыклар буенча генераль директоры Юхи Ояла чакыруы буенча, Татарстан Урман хуҗалыгының министр Н.Г.Мәһдиев җитәкләгән делегациясе Финляндия Республикасында булып кайтты.

Визит барышында Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министры Яри Коксинен әфәнде белән очрашу булып узды, белгечләр Татарстанда һәм Финляндиядә урманчылык эшен алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгында, Табигый байлыклар департаментында, Metla Урман фәнни тикшеренү институтында, Metsahallitus Дәүләт урманнары белән идарә итү предприятиесендә, Финляндия Урман үзәгендә, PONSEE агач әзерләү делянкасында, Haltia Табигать үзәгендә, Isku йорт җиһазлары заводында, Versowood агач эшкәртү компаниясендә булдылар. UPMSilvesta компаниясе кишәрлегендә урманнарны яңадан торгызу өчен булган иң яңа җиһазларны карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International