Урман тармагы белгечләре парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү эшенә керештеләр

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү эшләре башланды. Беренчеләрдән булып мондый эшләргә «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре кереште.

«Кичә, 22 августта, Казан кишәрлегенең 53, 54 һәм 55 кварталларында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркалары нефть белән эшкәртелде, – дип сөйләде «Чирмешән урманчылыгы»  ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин. – Эшләрдә 22 кеше катнашты, 31 гектар мәйдан колачланды».

Аның сүзләренчә, көзге чорда парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларына 320 гектар мәйданда нефть белән эшкәртү үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, бу ысул йомырка салуны нефть продуктлары – эшкәртелгән машина мае һәм керосин белән юк итүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International