ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Алабуга, Аксубай, Биләр һәм Мамадыш урманчылыклары территориясендә урманнарда патрульлек оештырылуын тикшерделәр

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бу атнада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге белгечләре Алабуга, Аксубай, Биләр һәм Мамадыш урманчылыклары территориясендә ревизия үткәрделәр. «Ревизияләр барышында урманнарның торышы, шулай ук урман фондында патрульлекне оештыру һәм маршрутлар бәяләнде, – дип сөйләде бүлек башлыгы Айрат Әхмәров. – Пилотсыз очу аппараты ярдәмендә урманнарда үзгәрешләр, урманнарның торышына тәэсир итүче табигый һәм антропоген факторлар билгеләнде».

«Тикшерүләр нәтиҗәсендә урманнарда патрульлек нәтиҗәле оештырылган дип бәяләнде, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Мондый ревизияләр ярты елга 1 тапкырдан да сирәгрәк үткәрелергә һәм урманчылыкта билгеләнгән маршрутларның кимендә 5 процентын колачларга тиеш».

Аның сүзләренчә, ел башыннан бүлек хезмәткәрләре тарафыннан барлык урманчылыкларда 34 ревизия үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International