Аксубай урманчылыгының Аксубай участогы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар базислы урман питомнигында булдылар һәм урманны торгызу, урман культураларын тулыландыру, янгынга каршы юлларны реконструкцияләү, шулай ук башкарылган санитар-савыктыру чараларының сыйфатын бәяләделәр.
Урманнарны корткычлардан саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Урманчылар участокларны карап чыктылар һәм парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.