«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре ликвидлы булмаган агачларны җыю эшен алып бара

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында ликвидлы булмаган агачларны җыю буенча эшләр алып барыла. ТР «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов сөйләвенчә, мондый эшләр урман фондының санитар торышын яхшыртуга, урман корткычларының барлыкка килүен кисәтүгә һәм урман янгыннары барлыкка килү куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.

«Хәзерге вакытта ликвидлы булмаган агачны җыештыру Ары урманчылыгының Илләт кишәрлегендәге 30 нчы кварталда үткәрелә, 4 кеше эшли. Эшләрне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тәмамларга планлаштырабыз», – дип өстәде ул.

Морат Ибраһимов сүзләренә караганда, быел Ары урманчылыгы территориясендә 60 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 10 гектардан ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International