Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Лубян урман-техник көллиятендә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 25 августы, җомга

Бүген Министрлыкта Лубян урман-техник көллиятендә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде.

Утырыш эшендә Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмә барышында заманча белем бирү программаларын эшләү, уку процессына яңа технологияләр кертү һәм 2023 елда көллияткә кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерик, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 9,8 меңнән артык белгеч чыгарылган.

Хәзерге вакытта көллияттә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешләре буенча укыту алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International